Республиканың яңа бюджет учреждениесе 5,8 млн. сумлык 4 автомобиль сатып алачак

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2024 елда төзелгән «төзелештә тикшерүләр һәм сынаулар үзәге» яңа дәүләт бюджет учреждениесе өчен 5,8 млн.сумга 4 «Lada Niva Travel» җиңел автомобиле сатып алачаклар. Электрон аукцион үткәрү турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты урнаштырды.

Учреждение эшчәнлегенең төп максатлары булып төзелеш өлкәсендә тикшеренүләр, лаборатор һәм башка сынаулар уздыру тора. Оештыручысы-ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе.

Элегрәк ТР Дәүләт комитеты тарафыннан учреждение өчен 5 млн. сумнан артык сатып алулар үткәрелгән иде. Тәэмин итүчеләр белән компьютер техникасы, оргтехника, бензин һәм дизель ягулыгы китерүгә килешүләр төзелгән.

Фото freepik.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International