Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмат системасы сайтында 8 сатып алуны үткәрү турында мәгълүмат урнаштырды.
Республика бәйсез экспертиза һәм кулланучылар базары мониторингы үзәге 3,2 млн. сумнан артык химик реактивлар сатып алачак. Заказ бирүче - ТР Финанслар министрлыгы өчен канцелярия товарларын китерү буенча гомуми бәясе 170 мең сумлык сатып алу урнаштырылган. Полиграфия продукциясе әзерләү буенча хезмәтләр республиканың ике министрлыгына күрсәтеләчәк.
Шулай ук этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт инспекциясе ихтыяҗлары өчен транспорт белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына хезмәт күрсәтү буенча электрон аукцион уздыру турында мәгълүмат урнаштырылган.
7,8 млн.сумлык үзәкләштерелгән сатып алу республика учреждениеләре һәм ведомстволары өчен урнаштырылган — офис җиһазлары белән тәэмин итү буенча.
Барлык сатып алулар буенча тәэмин итүчеләрдән заявкалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Лотлар турындагы мәгълүмат белән җентекләбрәк сайтта танышырга мөмкин zakupki.gov.ru.