Татарстан учреждениеләре 16 млн сумнан артык компьютер техникасы сатып алачак. Тиешле мәгълүматны бердәм мәгълүмат системасы сайтында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты урнаштырды.
38 оешма һәм учреждение өчен 233 система блогы сатып алыначак, алар арасында — «ТР Янгын күзәтчелеге» ДКУ, Түбән Кама районы Башкарма комитеты, Кама балалар медицина үзәге, «Республика Татарстан» газетасы редакциясе, и.акад.В.М. Бехтерева, Әлмәтнең 25нче мәктәбе, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте һ. б. бер система блогының бәясе, күрсәтелгән характеристикаларга бәйле рәвештә, 55-125 мең сум тәшкил итәчәк.
Тәэмин итүчеләрдән гаризалар 7 ноябрьгә кадәр кабул ителә.