Татарстанның тагын 3 авыл җирлеге республика гранты буенча тракторлар алачак

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Баулы муниципаль районының авыл җирлекләренә Беларус 82.1 тракторлары сатып алачаклар. Исергәп, Яңа елга һәм Поповка авыл җирлекләре 2024 елда авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» конкурсында җиңүчеләр булдылар. Электрон аукцион уздыру турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды. 
Контрактның башлангыч бәясе-7,7 млн. сум. Сатып алу объектының тасвирламасына караганда, асылмалы, тагылмалы һәм ярымприцеплы агрегатлар һәм җайланмалар белән авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруны тәэмин итү өчен, двигатель куәте кимендә 59 кВт булган тракторлар 2024 елдан да иртәрәк чыгарылмаска тиеш. Махсус техника кышкы чорда кар катламы югары булганда, карьерларда, сазлыкларда һәм башка шартларда кулланылачак. 
Исегезгә төшерәбез, грантлар бирүгә конкурс Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу чорда конкурста 43 муниципаль районнан 2 719 җирлек катнашты. 1 423 җирлек җиңүче булды, шуларның 1 408е – авыл җирлекләре, 15е – шәһәр тибындагы поселоклар.
Быел конкурс нәтиҗәләре буенча 170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр тибындагы поселок җиңүче дип табылды. Аларга 347,5 млн сумлык грантлар җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International