22 октябрьдә Татарстан башкаласында уникаль халыкара вакыйга – БРИКС саммиты старт ала

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасына бөтен дөнья игътибары җәлеп ителәчәк. Масштаблылыгы һәм әһәмияте буенча мондый чараның бездә булганы юк иде әле-32 ил-катнашучы һәм 20дән артык дәүләт лидерлары.
БРИКС-ул ун дәүләтнең берләшмәсе: Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Согуд Гарәбстаны, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм Хәбәшстан.
Саммитка Казанда 18 парк һәм сквер төзекләндерелгән, 56 мең агач һәм 41 мең куак утыртылган, 29 юл участогы ремонтланган. Шәһәр халкына һәм шәһәр кунакларына уңайлы булсын өчен 157 яңа автобус һәм 39 троллейбус сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International