Татарстанның тире-венерология диспансеры өчен 5 Lada Vesta автомобиле сатып алачаклар

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Бу максатларга 9,6 млн сум акча бүлеп биргәннәр. Электрон аукцион турындагы мәгълүматны бердәм мәгълүмат системасы сайтында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды.

Барлыгы 2024 елда чыгарылган Lada Vesta маркалы биш җиңел автомобиль сатып алу планлаштырыла. Берсенең бәясе 1,9 млн сум тәшкил итәчәк. Автомобильләрне башкаручы контракт төзелгәннән соң 30 көн эчендә куярга тиеш була.

"Сатып алу буенча РФ Хөкүмәте карары нигезендә чит ил дәүләтләреннән килә торган сәнәгать товарларын кертүне тыю гамәлдә. Бу дәүләтнең икътисадый иминлеген тәэмин итү һәм үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча нәтиҗәле чара", - дигән мәгълүмат бирде сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов.

Элегрәк тире - венерология диспансеры ихтыяҗлары өчен 21 млн. сумнан артык фармацевтик суыткычлар, компьютерлар һәм оргтехника сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International