ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты коллективы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Лаеш муниципаль районы территориясендә 200дән артык чыршы үсентесе утырттылар.
"Агач утырту-барлык кешеләр өчен дә мөһим бурыч. Татарстан һәм бөтен Россия Яшел булсын иде", - дип билгеләделәр дәүләт комитеты хезмәткәрләре.