Балык Бистәсендә җәмәгать судьясының суд участогын ремонтлаячаклар

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгы Балык Бистәсе ав., Октябрь ур., 31 йорт адресы буенча җәмәгать судьясының суд участогы биналарын ремонтлауга 1 млн. сумнан артык акча җибәрәчәк. Планлаштырылган эшләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан Бердәм мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.

Биналарда керү төркеме, баскычлар ремонтланачак, түшәмнәр һәм идән өслеге яңартылачак, Электрик алыштырылачак һ.б. Эшләр смета, техник бирем, контракт шартлары һәм ГОСТ, СНиП таләпләре, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында каралган кагыйдәләр һәм нормалар нигезендә башкарылырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел башыннан Иске Чүпрәле һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын ремонтлау эшләрен башкаруга 2,6 млн. сумнан артык акча алынган.

Фото freepik.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International