«Халыкара компетенцияләр үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ 8 280 000 сумлык компьютер техникасы сатып алачак. Ачык аукционда катнашу өчен тәэмин итүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды. Мәгълүматны электрон мәгълүмат системасына ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты урнаштырды.
Һөнәри белем бирү учреждениесе 60 системалы блок сатып алырга планлаштыра. Берсенең бәясе - 138 мең сум. Товарга техник таләпләр нигезендә, процессорның максималь ешлыгы 3,4 Гигагерцтан ким булмаска тиеш, ә оператив хәтер күләме — 32 гигабайттан артык. Интеграцияләнгән тавыш һәм график контроллерлар, суыту системасы булу мәҗбүри.
Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week 2024 халыкара форумының пленар сессиясендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы өчен яңа кампус төзү кирәклеге турында игълан итте. Бу уку йорты Татарстан яшьләре арасында ихтыяҗ зур, IT-өлкә өчен кирәкле белгечләр әзерли.
Техникум үзен Россиянең 38 төбәгеннән килгән студентларны укытып, федераль компетенцияләр үзәге буларак танытты инде. Быел конкурс бер урынга 15 кеше тәшкил итте. 2015 елдан техникум чемпионат хәрәкәтендә актив катнаша, һәм агымдагы елның сентябрендә аның базасында югары технологияле юнәлешләр буенча БРИКС халыкара чемпионаты финалы узачак.