Татарстанда коррупция дәрәҗәсе турында җәмәгатьчелек фикерен өйрәнәчәкләр

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында коррупция дәрәҗәсен һәм кабул ителә торган коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп, фәнни тикшеренү уздырачаклар. Әлеге максатларга 850 мең сум акча юнәлдереләчәк. Тиешле сатып алуны ачык конкурс барышында электрон формада ТР Сатып алулар буенча Дәүләт Комитеты үткәрде.

Сораштыру республиканың барлык муниципаль районнары территориясендә 3240 татарстанлы арасында үткәреләчәк. Респондентлар Татарстан территориясендә 2 елдан артык яшәүче балигъ булган гражданнар булачак.

Беренчел социологик мәгълүматны башкаручы респондентның яшәү урыны буенча турыдан-туры рәсмиләштерелгән интервью вакытында җыячак. Аннан анкета тутыру — аларга барлык сорауларга җаваплар кертү таләп ителә. Бер йорт хуҗалыгында бер генә кешедән сораштыру рөхсәт ителә. Анкетада 72 сорау булачак.

Заказ бирүче-Татарстан Икътисад министрлыгы. Башкаручы белән төзелгән килешү 2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Подрядчикка фәнни тикшеренүләр башкару өчен 31 календарь көн бирелгән.

 

Фото freepik.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International