Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында атнага йомгак ясалды һәм агымдагы чор планнары билгеләнде. Традицион атналык киңәшмәне Комитет рәисе Марат Зиатдинов үткәрде.
26-29 август көннәрендә тәэмин итүчеләрдән аукционнарда катнашуга 71 гариза кергән. Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Мәгълүмати-аналитик порталын модернизацияләү һәм техник хезмәт күрсәтү буенча сатып алуга заявкалар кабул итү дәвам итә. Заказ бирүче булып ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тора. Контрактның башлангыч бәясе - 160 000 сум.
Техник бирем буенча, башкаручы портал функционалын модернизацияләргә һәм үзгәрешләр кертергә, техник ярдәм күрсәтергә, SSL-сертификатлар алырга һәм урнаштырырга, мәгариф оешмалары укучылары арасында «кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада үткәрүне тәэмин итәргә һәм портал куркынычсызлыгына аудит үткәрергә тиеш булачак.
100 электр чәйнеге сатып алуга тәэмин итүчеләрдән 17 гариза килгән. Башлангыч бәя - 239 900 сум. Ачык аукцион нәтиҗәләре буенча контракт бәясе 63 процентка кимегән.
5 сентябрьгә кадәр Яшел Үзәндә җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын агымдагы ремонтлау эшләрен башкаруга гаризалар кабул ителә. Эшләр смета, техник бирем, контракт шартлары һәм ГОСТ, СНиП таләпләре, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында каралган кагыйдәләр һәм нормалар нигезендә башкарылырга тиеш. Башлангыч бәя 920 992 сум тәшкил итә. Гаризалар бирүне тәмамлау вакыты-2024 елның 5 сентябре.