Бүген ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында узган атналык киңәшмәдә хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасын ведомство җитәкчесе Марат Зиатдинов уздырды.
Татарстан спорт министрлыгының Рәхмәтенә сатып алуларны методологик озата бару бүлеге башлыгы Алия Булатова, әйдәп баручы белгеч Элина Гаязова, әйдәп баручы киңәшче Лиса Ковалева һәм үзәкләштерелгән сатып алулар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Тәбрисова лаек булды.
Нәтиҗәле хезмәтләре, физик культура һәм спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.