Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте өчен җиңел автомобиль сатып алачаклар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте «LADA Granta» җиңел автомобиле яки эквивалент сатып алачак. Башлангыч сумма 1 031 333 сум тәшкил итә. Тиешле сатып алуны ТР Дәүләт комитеты урнаштырды.

Техник бирем буенча, автомобиль механик коробкалы 2024 елдан да иртәрәк чыгарылырга тиеш түгел двигатель куәте кимендә 90 ат көче булырга тиеш. Машина комплектациясенә кондиционер, кышкы резина, борт компьютеры, «ЭРА-ГЛОНАСС» ашыгыч хәбәр итү системасы һәм башкалар керергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, уку йорты быел транспорт юнәлеше итеп үзгәртелде. Элек бу Түбән Кама агросәнәгать көллияте иде. Учреждениедә җир өсте, тимер юл, һава һәм су транспорты өчен машина йөртүчеләр һәм техникага хезмәт күрсәтү буенча белгечләр әзерләячәкләр. Моннан тыш, көллияттә гамәлдәге юнәлешләрне (тракторчылар, комбайнчылар, автомеханиклар һ.б.) үстерү дәвам итәчәк һәм эш бирүчеләр соравы буенча яңа белгечлекләр барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International