«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе 1 млн сумга якын внедорожник сатып алачак

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт комитеты Lada Niva Legend җиңел автомобилен сатып алуны урнаштырды. Техник бирем буенча, Lada Niva Legend автомобиле яки эквиваленты 2024 елдан да иртәрәк чыгарылмаска тиеш. Ак төстә, таныклык билгеләре һәм мәгълүмати язмалар белән: зәңгәр полоса, «Полиция» язуы, тиешле бүлекчәгә каравы турында мәгълүмат, РФ Эчке эшләр министрлыгы герблары, дежур часть телефоны һәм ышаныч телефоны.

Сатып алуның башлангыч бәясе 999893 сум. 23 августта тәэмин итүчеләрдән гаризалар бирү срогы төгәлләнәчәк.

"Агымдагы елның апрелендә учреждение тарафыннан 24,5 миллион сумнан артык суммага 26 шундый ук автомобиль сатып алуга контракт төзелде. Контрактны үтәү вакыты - 2024 елның 31 августына кадәр», - дип шәрехләде ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Алеся Музалевская.

Сатып алу буенча заказчы булып «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ДБУ тора. Автомобильне бу ел ахырына кадәр куярга тиешләр.

Фото freepik.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International