ТР Дәүләт комитеты тарафыннан 2,5 млн сумлык 579 кышкы костюм сатып алынган. заказ бирүче «ТР Янгын күзәтчелеге " дәүләт казна учреждениесе булган. Бәясе ике тапкырдан күбрәккә кимегән — контрактның башлангыч бәясе 5,6 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
"Җиңел сәнәгать эшләнмәләрен сатып алу буенча 44-ФЗ номерлы законның 30 маддәсенең 3 өлеше нигезендә өстенлек каралган иде, аның асылы шунда ки, уздырыла торган сәүдә процедурасында кече эшмәкәрлек субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар гына катнаша ала. Моннан тыш, чит илләрдән килә торган сәнәгать товарларын кертүне тыю гамәлдә иде», - дип шәрехләде ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Алеся Музалевская.
Демисезон һәм кышкы костюмнар шулай ук «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе»дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе өчен сатып алынган. Ел ахырына кадәр 358 комплект китерергә тиеш. Эшләнмәләрнең гомуми бәясе - 2,3 млн.сум.
Фото freepik.com