Азнакай политехник техникумы «Мәгариф» милли проектының «Профессионалитет»федераль проектында катнаша. Проект кысаларында мәгариф учреждениесе өчен «RSM 2400»авыл хуҗалыгы тракторы сатып алу планлаштырыла. Тиешле сатып алулар ТР Дәүләт комитеты тарафыннан урнаштырылган. Контрактның башлангыч бәясе - 19 900 000 сум.
"Федераль проектның максаты-эшче һөнәрләргә тиз һәм сыйфатлы өйрәтү. Республикада көллиятләр, техникумнар һәм төп тармак компанияләре катнашында мәгариф-җитештерү кластерлары төзелә. Безнең комитет тарафыннан федераль проект кысаларында Урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен 20 үзәкләштерелгән сатып алу үткәрелгән иде», - дип билгеләп үтә ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов.
Учреждение базасында «Агроразвитие»белем бирү-җитештерү үзәге эшләячәк. Монда Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кирәкле белгечләр әзерләячәкләр. Быел «Профессионалитет» проекты буенча техникум өчен тракторлар һәм кран-манипуляторлы йөк автомобиле сатып алынды.
Фото edu.tatar.ru