Бер атна эчендә ТР Дәүләт комитеты тарафыннан 28 сатып алу урнаштырылган

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Узган атнада — 2024 елның 5 августыннан 9 августка кадәр — Татарстан Дәүләт комитеты тарафыннан Бердәм мәгълүмат системасында 28 сатып алу урнаштырылды. Бу хакта ведомствода атналык киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Аны рәис Марат Зиатдинов үткәрде.

Аерым алганда, Комитет тарафыннан «илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проекты кысаларында компьютер техникасы белән тәэмин итүгә сатып алулар урнаштырылган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Спас районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре өчен 18 ноутбук сатып алырга планлаштыра. Башлангыч бәя - 1 229 508 сум.

Шулай ук Казанның ашыгыч ярдәм станциясе өчен экологик класслы К5 тән ким булмаган кышкы дизель ягулыгы китерү буенча аукционда катнашуга 5 775 109 сумлык заявкалар кабул ителә. Иске Чүпрәле авылында җәмәгать судьясының суд участогы бинасына агымдагы ремонт ясау өчен тендер урнаштырылган. Эшләрнең бәясе - 1 700 837 сум.

"Сатып алулар өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында барлык дәрәҗәдәге заказчылар өчен сатып алу процедуралары үткәрелә. Сүз заказ бирүчеләр бердәм мәгълүмат системасында урнаштыру өчен дәүләт сатып алулары комитетына җибәргән конкурент процедуралар турында бара. Электрон аукционда тәэмин итүчеләрнең киң даирәсе катнаша, бу, кагыйдә буларак, контрактның башлангыч бәясе сизелерлек кимүгә китерә. Экономияләү киләчәктә республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән башка мөһим бурычларны хәл итүгә акча бүлеп бирергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Марат Зиатдинов.

Киңәшмә барышында 223-ФЗ буенча квалификация күтәрүнең өч көнлек көндезге курсын искә төшерделәр, ул инде 14 августта старт ала. Курс һәм семинарның спикеры булып федераль дәрәҗәдәге дәүләт һәм корпоратив сатып алулар буенча эксперт Татьяна Трефилова чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International