Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республика заказчылары өчен семинар-киңәшмә үткәрде

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Дәүләт комитеты 2024 елның 25 июнендә Республика заказчылары өчен «2024 елда дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны көйләү практикасы» темасына семинар-киңәшмә үткәрде, шул исәптән онлайн трансляция аша.

Чараны Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдинов ачып җибәрде, ул сатып алулар өлкәсендә законнарны үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул катнашучыларның игътибарын цифрлы технологияләрне сатып алу эшчәнлегендә нәтиҗәлелекне арттыру һәм процедуралар үткәрү вакытын кыскарту өчен куллану кирәклегенә юнәлтте.

Шулай ук Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Федераль монополиягә каршы хезмәтнең хокукны куллану практикасы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 616 номерлы карары нигезендә реестрларда булмаган сәнәгать товарларын сатып алганда заказчының эш алгоритмы турында сөйләделәр.

Республика заказчылары белгечләргә кызыклы сораулар бирергә һәм кирәкле аңлатмалар алырга мөмкинлек алдылар.

Киңәшмәдә республиканың онлайн һәм офлайн форматтагы 150дән артык белгече катнашты.

Семинарның язмасы белән безнең «Вконтакте»рәсми берләшмәсендә танышырга мөмкин.

Семинар өчен материаллар белән монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International