Россия банкы төп ставканы еллык 16% дәрәҗәсендә калдырды

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы еллык 16,00% дәрәҗәсендә саклап калу турында Карар кабул итте. Исегезгә төшерәбез, узган утырышта да шундый ук карар кабул ителде.

Хәзерге инфляция басымы әкренләп кими, ләкин югары булып кала. Россия банкы фаразлары буенча, алып барылган акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, еллык инфляция 2024 елда 4,34,8% ка кадәр кимичәк һәм 2025 елда 4% ка кайтачак. Хәзер еллык инфляция күрсәткече февраль дәрәҗәсендә саклана һәм, 18 мартка бәяләү буенча, 7,8% тәшкил итә.

РФ Үзәк банкының Директорлар советының киләсе утырышы, анда төп ставка дәрәҗәсе турында мәсьәлә каралачак, 2024 елның 7 июнендә планлаштырылган.

Төп ставканың күләме заказчыларга һәм тәэмин итүчеләргә контракт буенча йөкләмәләрне үтәүне кичектергән өчен 44-ФЗ номерлы законның 34 статьясының 5 һәм 7 өлешләренә ярашлы рәвештә пенялар исәпләгәндә әһәмиятле.

Моннан тыш, Төп ставка исәпләгәндә кулланыла:

салымнар, җыемнар, взнослар буенча пенялар;

эшчегә тиешле хезмәт хакы һәм башка түләүләр тоткарлануы өчен компенсацияләр;

башкаларның акчаларын куллану өчен процентлар һ. б.

Документ: Россия Банкының 2024 елның 26 апрелендәге мәгълүмати хәбәре.

Фото: https://ru.freepik.com/popular-photos.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International