2024 елның 29 гыйнварында тәҗрибә алмашу кысаларында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты статс-секретарь-министр урынбасары, Пермь краеның сатып алулар өлкәсендә контракт системасын җайга салу министрлыгының оештыру-хокукый тәэмин итү идарәсе башлыгы Марина Владиславовна Пашиева белән очрашу үткәрде.
Тәҗрибә уртаклашу кысаларында Татарстан Республикасының Сатып алулар системасы һәм, аерым алганда, сатып алуларны оештыруда кулланыла торган цифрлы ресурсларны да кертеп, төзелеш өлкәсендә сатып алулар үткәрү тәртибе тәкъдим ителде.
Шулай ук очрашуда ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдинов Дәүләт комитеты эшчәнлеге, шул исәптән ТР сатып алуларны үстерү үзәге белән берлектә оештырылган методологик эш турында мәгълүмат бирде. Искәндәр Баһаутдинов билгеләп үткәнчә, ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты һәрвакыт башка төбәкләр белән тәҗрибә алмашуга ачык, чөнки нәкъ менә шундый хезмәттәшлек вакытында сатып алуларның контракт системасы формалаша.
Фото https://ru.freepik.com/popular-photos