«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - 44-ФЗ номерлы Закон) белән беркетелгән, кече эшкуарлык субъектларына сатып алуларны гамәлгә ашырганда 44-ФЗ номерлы Законның 30 статьясы нигезендә өстенлекләр бирелә.
Аерым алганда, кече эшкуарлык субъектларыннан конкурентлы сатып алулар уздырганда заказчылар сатып алуларны гамәлгә ашыру турындагы хәбәрләрдә кече эшкуарлык субъектлары гына була ала торган сатып алуларда катнашучыларга карата чикләүләр урнаштырырга тиеш.
Шулай итеп, сатып алуларда катнашучылар кече бизнес субъектлары булмаган килеш мондый сатып алуларда катнашырга хокуксыз.
Кече бизнеска ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты кече эшкуарлык субъектларының 44-ФЗ номерлы Закон кысаларында сатып алуларда катнашу тәртибе чагылдырылган һәм мондый катнашуның төп үзенчәлекләре күрсәтелгән дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашуы буенча инструкция эшләде.
Инструкция белән биредә танышырга мөмкин.