Республика заказчылары өчен «Контракт системасы турындагы һәм 2021 елда юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турындагы законнарны үзгәртү» темасына семинар-киңәшмә үткәрү турында

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты) «Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ оештыру ярдәме белән 2021 елның 31 маенда республика заказчылары өчен «2021 елда юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар турындагы законнарны үзгәртү, шул исәптән турыдан-туры трансляция ярдәмендә.
Семинар-киңәшмәдә экспертлар сыйфатында Дәүләт комитеты, «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ вәкилләре чыгыш ясаячак. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм тиешле аңлатмалар ала алачак.
Әлеге чарада катнашу өчен сатып алуларны тормышка ашыру өчен җаваплы хезмәткәрләрне (ике кешедән артык түгел) җибәрергә яки https://youtu.be/HogGQBC2u0c сылтамасы буенча турыдан-туры трансляцияне карауга тоташтыруны тәэмин итәргә сорыйбыз.

Семинар-киңәшмәне уздыру вакыты һәм урыны: 2021 елның 31 мае, 10:00 сәгатьтән 14:55 кә кадәр, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» ДНБУ.

Катнашучыларны теркәү 9:00 дән.

Семинар-киңәшмәдә катнашуга гаризаларны электрон почта адресы буенча кабул итәләр: edu.crz.rt@tatar.ru “Семинарга 31.05.2021” тамгасы белән, 12:00, 2021 елның 28 маена кадәр. Катнашуга заявканың формасын биредә алырга мөмкин.

Семинар-киңәшмәне оештыру белән бәйле мәсьәләләр буенча 8 (843) 212-28-20 (19) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Семинар-киңәшмә программасы белән биредә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International