2020 елның 26 июнендә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Утырышта дәүләт (муниципаль) финанс контроле органнары ачыклаган хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы бәяләмәсен карадылар.
Татарстан Республикасы сатып алулар буенча Дәүләт комитетының һәм «Татарстан Республикасы сатып алулар үсеше үзәге» АҖнең яңа коронавируслы инфекция тарату шартларында эшен оештыру, шулай ук белем бирү чараларын дистанцион режимда уздыру процессы турында фикер алыштылар.
2020 елның II кварталында Татарстан Республикасы заказчылары закупкалары мониторингы һәм ачыкланган хокук бозулар турында доклад карадылар.
Яңа коронавирусной инфекция таралу һәм икътисадый хәлнең үзгәрүе белән бәйле рәвештә кабул ителгән контракт системасы турындагы законнардагы төп үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты кабул иткән коррупциягә каршы тору чаралары һәм коррупциягә каршы көрәш чаралары турында доклад тыңладылар.