Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе өчен 30 Lada Vesta SW Cross җиңел автомобиле яки эквивалент сатып алачаклар. Бу максатларга республика бюджетыннан 57,9 млн сум акча җибәрелде. Сатып алу турында мәгълүмат ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан урнаштырылган.
«ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ Sollers (яки эквивалент) базасында ике яңа Ашыгыч медицина ярдәме автомобиле сатып алачак. Бу максатларга 25,4 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Электрон аукционнар турында мәгълүмат ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан урнаштырылган.