Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2020 елның 24 марты, сишәмбе

2020 елның 17 мартында Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта 2020 елга Татарстан Республикасы сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның эш планын карадылар.

Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетында монополиягә каршы комплаенс турындагы докладны расладылар.

«Татарстан Республикасы сатып алуларын үстерү үзәге» АҖ 2019 елда үткәргән мәгариф чаралары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты кабул иткән коррупциягә каршы тору чаралары һәм коррупциягә каршы көрәш чаралары турында доклад тыңладылар. «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча рәсми сайтларын урнаштыруга һәм аларның бүлекләрен тутыруга Бердәм таләпләрне раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 04 апрелендәге 225 номерлы карарына үзгәрешләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International