Дәүләт Думасында үзебезнең радиоэлектрон продукция җитештерүчеләр өчен НДСның 0%-лы ставкасын күздә тоткан проектны карыйлар.
Россия радиоэлектроникасы җитештерүчеләрен өстәлгән бәягә 0 процентка салым салырга тәкъдим итәләр. Яңа кагыйдә белән 164 НК маддәсенең 1 өлешен тулыландырачаклар. Әгәр проект кабул ителсә, үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән 2030 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
2019 елның 1 гыйнварыннан НДС ставкасы 20 процент тәшкил итә. Закон проекты авторлары исәпләвенчә, әгәр ставканы яңартсаң, үзебезнең җитештерүчеләрнең чит ил радиоэлектроникасына карата өстенлекләре булачак.
Документ: 03.03.2020 көннән 912724-7 номеры Федераль закон проекты