100 ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТАТАРСТАННЫҢ 100 ЛЕГЕНДАР БРЕНДЫН САЙЛАГЫЗ!

2019 елның 20 декабре, җомга

2020 ел Татарстанда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Бу вакыйга хөрмәтенә «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды»проекты старт алды. Бу – брендлар, компанияләр һәм сәүдә маркалары турындагы проект, алар безнең республиканың 100 еллык хезмәт һәм иҗади тарихын үз эченә алган.

Проектның максаты – легендар Татарстан брендларының ничек төзелүен һәм уңышлы үсүен сөйләү. Бөтенроссия һәм дөньякүләм танылган брендларны гына түгел, җирле, район брендларын да алга этәрергә кирәк: Сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек продуктлары, югары уку йортлары, элемтә, ММЧ, сәнгать, спорт һ. б..

Татарстанның 100 халык брендын сайлауда теләге булган һәркем катнаша ала. Беренче этапта, республика халкы үз кандидатларын тәкъдим итә ала. Иң еш телгә алына торган брендлар исемлеккә ике номинация буенча тавыш бирү өчен кертеләчәк:

• республика легендар брендлары, алардан 57 җиңүче-брендны билгеләячәк (2020 елның гыйнвар - февраль айларында тармаклар буенча тавыш бирү);

• район легендар брендлары, аларның 43е җиңүче-брендны (2020 елның мартында тавыш бирү) билгеләячәк.

Брендны тәкъдим итәргә яки тавыш бирүдә катнашу өчен гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International