Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

2019 елның IV кварталында Татарстан Республикасының аерым министрлыкларының (ведомстволарының) дәүләт һәм муниципаль сатып алулар мониторингының нәтиҗәләрен карадылар.

2019 елның 4 декабрендә Казан шәһәрендә сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумы, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары буенча стратегик сессия нәтиҗәләре, шулай ук 2019 елда «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» ТР ДУП тарафыннан уздырылган белем бирү чаралары турында фикер алыштылар.

Коррупциянең торышы һәм Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителә торган коррупциягә каршы тору чаралары турында доклад тыңладылар.

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның 2019 елда эш планы нигезендә башкарылган эш турындагы хисапны расладылар.

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның 2020 елга эш планы проектын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International