2019 елның 4 декабрендә Казанда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумы узачак

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 елның 4 декабрендә Казанда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган Бөтенроссия форумы узачак.

Бөтенроссия форумы Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасында катнашучылар арасында ачык «турыдан-туры диалог» өчен уникаль мәйданчык булып тора, бу өлкәдә алдынгы тәҗрибә уртаклашу, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасын камилләштерү буенча конкрет тәкъдимнәр эшләү һәм алга таба гамәлгә ашыру, эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру буенча кайбер бурычларны хәл итү, шулай ук коррупциягә каршы көрәш һәм бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдалану ысулларын камилләштерү өчен.

Бөтенроссия форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Россия Федерациясе министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, сатып алулар өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары вәкилләре, сатып алулар өлкәсендә экспертлар, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый, мәгариф оешмалары вәкилләре катнашачак.

Форум кысаларында контракт системасы турындагы законга үзгәрешләр кертүгә багышланган пленар утырыш уздыру планлаштырыла, шулай ук күргәзмә экспозицияләре эше оештырылачак.

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты заказчылар яисә тәэмин итүчеләр буларак чыгыш ясаучы оешмаларны дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумында катнашырга чакыра.

Форумда катнашу өчен гариза (форма) җибәрергә кирәк. Гаризалар электрон почта адресы буенча кабул ителә: regina.sun92@gmail.com өстәмә мәгълүматны +7(960)0551359 телефоны буенча белергә мөмкин, элемтә өчен: Ильясова Регина.

Бөтенроссия форумында катнашу бушлай.

Чараны уздыру урыны: Казан шәһәре, Калинин 3А, Kazan Palace by Tasıgo.

Чара программасы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International