«Татарстанның чиста урманнары» акциясе

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты коллективы 19 октябрьдә «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясендә катнашты, быел көзге этап 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр бара. Чара Шәһәр яны урманчылыгының Столбище участок урманчылыгы территориясендә узды, анда 400 дән артык кеше катнашты. Акциядә катнашучылар көче белән бу мәйданда 200 куб. м. каты коммуналь калдыклар  һәм ауган агач җыеп алынды.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Ул барлык муниципаль районнарда елга ике тапкыр – язын һәм көзен уза. Әлеге акция кысаларында урман тармагы белгечләре шулай ук чишмәләрне төзекләндерү, беседкаларны, аншлагларны һәм урмандагы информацион щитларны ремонтлау, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International