Татарстан Республикасы заказчылары белән 44-ФЗ буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

13 август көнне Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасының Сатып алуларны үстерү үзәге» ДУП белән берлектә республика заказчылары өчен «2019 елда «дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә сатып алуларны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре»темасына семинар-киңәшмә үткәрде. Семинарда 389 заказчы катнашты.

Семинар барышында сатып алулар турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләр өйрәнелде, «Электрон кибет» системасында эшләү үзенчәлекләре, контракт төзү тәртибе, шулай ук сатып алу комиссиясе әгъзаларының һәм контракт идарәчесенең квалификациясенә карата таләпләр яктыртылды.
Семинар-киңәшмәдә экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасының Сатып алуларны үстерү үзәге»ДУП вәкилләре чыгыш ясады.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар белгечләрне кызыксындырган сорауларга аңлатмалар һәм җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International