Хөкүмәт «бердәм» тәэмин итү программаларын сатып алучы заказчыларны билгеләде. Казначейство бюджетны исәпкә алу өчен кулланыла торган программаларны хөкүмәткә буйсынган һәм аларның ведомство астында булган дәүләт органнарына сатып алачак. Минкомсвязь әлеге органнарда антивирус һәм офис программалары өчен җаваплы булыр. Яңалыклар үз көченә 21 июндә керделәр.
Бөтен тәэмин итү программалары Россиянең бердәм реестрында булырга тиеш. Шул ук вакытта, офис программаларына керттеләр: офис пакетын, почта кушымталарын, органайзер, карау программаларын, интернет браузер, презентация редакторын, җәдвал редакторын һәм текст редакторын.
Бердәм итеп программаларны гына түгел, ә аларны эшләү, модификацияләү, модернизацияләү, урнаштыру һәм көйләү, техподдержка һәм яңарту эшләрен һәм хезмәтләрен сатып алачаклар.
Әлеге программаларны сатып алу өчен бюджет йөкләмәләре лимитларын, төп башлыклар вәкаләтле органнарга тапшырырга тиеш.
Минкомсвязь һәм казначейтсво үз өстенә контрактны планлаштыру һәм үтәү функцияләрен алыр. Хөкүмәт, мондый сатып алуларда дәүләт органнарының үзара бәйләнеш кагыйдәләрен раслады.
Документ: 08.06.2018 көннән 658 нче номерлы Россия Федерациясенең хокүмәт карары (үз көченә 21.06.2018 керде)