Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Саха (Якутия)Республикасы вәкилләре белән тәҗрибә алмашты

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

2023 елның 24 октябрендә сатып алулар системасын оештыру өлкәсендә тәҗрибә алмашу максатыннан Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетына җитәкчесе Алена Неустроева, җитәкче урынбасары Анастасия Иванова һәм бүлек начальнигы урынбасары Александр Александров йөзендә «Саха (Якутия) Республикасы Сатып алулар үзәге» ДКУ вәкилләре килде. 


Очрашу кысаларында Дәүләт комитеты рәисе Руслан Сабиров җитәкчелегендә һәм «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ белән берлектә төбәкләр дәрәҗәсендә сатып алулар өлкәсендә эшнең төп процесслары, дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны үстерү һәм камилләштерү юнәлешләрен билгеләү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International