Россия Финанс министрлыгы сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында сатып алуны гамәлгә ашыру турында хәбәр итү һәм электрон мәйданчыклар кулланып сатып алуда катнашуга гариза бирү турында хат әзерләгән.
Үз хатында Россия Финанс министрлыгы сатып алу объектының структуралы тасвирламасының түбәндәге үзенчәлекләрен аңлата:
• сатып алу турында хәбәрдә сатып алу объектының структуралы тасвирламасын ничек дөрес тутырырга;
• кушымта документларында нинди мәгълүмат булырга тиеш;
• дару препаратларын һәм төзелеш өлкәсендәге сатып алуларны гамәлгә ашырганда нинди үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк;
• сатып алуда катнашу өчен гариза биргәндә сатып алуда катнашучыларга нәрсә исәпкә алырга кирәк.
Документ: Россия Финанс министрлыгының 18.12.2023 no 24-01-10/122331 хаты
Фото https://ru.freepik.com/popular-photos