Дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда Евразия икътисади Берлеге әгъза-дәүләтләренең банк гарантияләрен үзара тану шартлары билгеләнгән

2023 елның 8 сентябре, җомга

Евразия икътисади комиссиясе Советы тарафыннан башка әгъза дәүләтләрдә дәүләт (муниципаль) сатып алуларда катнашу максатларында банк гарантияләре бирүне гамәлгә ашыручы Евразия икътисади Берлеге әгъза - дәүләтләре гарантияләренә туры килергә тиешле критерийлар исемлеге, шулай ук Евразия икътисади Берлеге әгъза-дәүләтләрендә дәүләт (муниципаль) сатып алуларны гамәлгә ашырганда банк гарантияләрен үзара тану максатында мәгълүмат алмашу тәртибе расланды.

Аерым алганда, дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда йөкләмәләрне тәэмин итү максатыннан Гарант банкларга түбәндәге таләпләр куела:

-дәүләт (муниципаль) сатып алуларны гамәлгә ашырганда банк гарантияләрен үзара тану турында Килешү кысаларында бирелгән банк гарантиясе буенча бенефициар әгъза-дәүләт законнары нигезендә суд тәртибендә расланган соңгы 12 ай эчендә принципаль әгъза-дәүләт гарантының нигезсез үтәлмәгән яки тулы күләмдә үтәлмәгән бурычлары булмавы;

 гарантның үз акчалары күләме Америка Кушма Штатларының кимендә 60 миллион долларына тиң (2030 елның 1 гыйнварына кадәр кыргыз Республикасы территориясендә теркәлгән банклар өчен үз акчалары күләме Америка Кушма Штатларының кимендә 50 миллион долларына тиң );

 Гарант капиталы җитәрлеклеге нормативының минималь кыйммәте 12,5%.

Моннан тыш, гарантларны гарантлар исемлегенә керткәндә һәм аннан чыгарганда тиешле вәкаләтле органнарның үзара эш итү кагыйдәләре билгеләнгән.

Евразия икътисади комиссиясе Советының 29.08.2023 елгы 87 номерлы карары 2023 елның 30 сентябрендә үз көченә керә, әмма дәүләт (муниципаль) сатып алуларны гамәлгә ашырганда банк гарантияләрен үзара тану турында килешү үз көченә кергән көннән дә иртәрәк түгел.

 

Документ: Евразия икътисади комиссиясе Советының 2023 елның 29 августындагы 87 номерлы карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International