2023 елның 7 сентябрендә заказчылар өчен бушлай вебинар узачак

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

 

2023 елның 7 сентябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы заказчылары өчен бушлай вебинар үткәрәчәк.

Сатып алуларны урнаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан вебинарда темалар буенча актуаль практикаларны карау планлаштырыла:

1. КТРУ дөрес кулланып, сатып алу объектының тасвирламасын ничек төзергә?

2. Өстәмә характеристикаларны кайчан күрсәтергә һәм аларны ничек расларга?

3. Эквивалентлык анализы нәрсә ул һәм аны ничек дөрес ясарга?

Туры эфир Вконтакте социаль челтәрендәге дәүләт комитетының рәсми битендә узачак.

Игътибар итегез, вебинар җәмгыять абонентлары өчен генә булачак.

Тоташу өчен сылтама https://vk.com/public192562398.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International