"Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга өстәлгән бәягә салым ставкасын арттыру чикләрендә 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән контрактның бәясен үзгәртү рөхсәт ителә торган нигезләмәләр кертелде.
Контракт бәясен үзгәртү өчен бер үк вакытта түбәндәге шартлар каралган:
үзгәрешләр бары 2019 елның 1 октябренә кадәр һәм якларның килешүе буенча гына гамәлгә ашырыла;
бары тик өстәлгән бәягә салым ставкаларын һәм бары тик шушы ставка арткан товарларга, эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә генә арттыру кысаларында һәм аларга түләү 2019 елның 1 гыйнварыннан соң гамәлгә ашырыла.;
әгәр өстәлгән бәягә салым ставкасының арттырылган күләме контракт шартлары белән каралмаган булса, шул исәптән контрактның башлангыч/ максималь бәясен нигезләгәндә дә.
Шул ук вакытта дәүләт һәм муниципаль заказчылар – бюджет акчаларын алучылар өчен тагын бер шарт бар: контракт бәясен алар контрактны үтәү вакытына җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимиты чикләрендә генә үзгәртергә мөмкин.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы ассызыклавынча: учреждениедә бюджет йөкләмәләренең ирекле лимитлары булмаган очракта, әлеге үзгәрешләрне контрактларга кертү бары тик өстәмә бюджет йөкләмәләре лимиты җиткергәннән соң гына мөмкин.
Документ: Россия Финанс министрлыгының 2019 елның 14 мартындагы 24-04-02/16837 номерлы мәгълүмати хаты