Кайбер очракларда план-графикларны процедура көнендә үзгәртергә рөхсәт иттеләр

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Заказчылар план-график төзи торган кагыйдәләргә үзгәрешләр керттеләр. Аерым очракларда план-графикны процедура көнендә үзгәртеп булачак. Тәртип үз көченә 29.08.2018 керәчәк.

План-график

План-графикны процедура көнендә үзгәртергә, гуманитар ярдәм һәм гадәттән тыш хәлләр өчен сатып алуларга тараттылар.  Котировкаларны сорау буенча (44 нче ФЗ, ст. 82) план-графикны катнашучыларга сорау җибәргән көнне үзгәртергә, бердәбер тәэмин итүчедән сатып алганда (44 нче ФЗ, ст.93 п.9 ө.1) контракт төзегән көнне үзгәртергә рөхсәт иттеләр. Шулай ук план-графикка үзгәрешләр кертергә контрактны төзегәнгә бер көн калганда рөхсәт иттеләр (хәбәрнәмә бастырылмаганда һәм катнашучылар чакырылмаганда)

Үзгәрешләрне 21.11.2013 көннән 1043 номерлы, 05.06.2015 көннән 552 номерлы Хөкүмәт карарларына керттеләр.

Сатып алу планына да үзгәрешләр керттеләр. Табиблар комиссиясе карары буенча даруларны сатып алганда, заказчыларга аерым юл белән бер еллык финанс тәэмин итүне мәҗбүри иттеләр.

Үзгәрешләрне 05.06.2015 көннән 553, 554 номерлы Хөкүмәт карарларына керттеләр.

Мәгълүмат белән тулырак астагы документта танышырга мөмкин

Документ: 16.08.2018 көннән 952 номерлы Хокүмәт карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International