44-нче Федераль закон буенча товар билгесен ничек күрсәтеп булуына суд аңлатма бирде

2018 елның 8 июне, җомга

Электрон аукционда катнашучы, гаризада товар билгесен сурәт рәвешендә күрсәтте. Моның өчен ул сатучының рәсми сайтыннан товар билгесенен сурәтен PDF документыннан Word документына күчергән. Комиссия гаризаны кире какты, чөнки  катнашучының нинди товар билгесен тәкъдим итүне аңламады.

Суд әлеге карарны законсыз дип раслады. Документлар һәм закон таләпләре буенча товар билгесе булса, аны гаризада күрсәтергә кирәк. Катнашучы әлеге таләпне үтәгән һәм гаризага товар билгесен керткән.

Билгеләнеп үткәнчә, әлеге товар билгесе сүзле гыйбәрә кебек теркәлгән.

Суд шулай ук ФАС позициясен искә төшерде: 44-нче Федераль закон катнашучыда гариза биргән вакытта, товар булыны таләп итми. Шуңа күрә, гаризада товарны җентекләп тасвирлауны заказчының таләп итүен, катнашучының сатып алу процессында катнашуның мөмкинлеген чикләү дип аңлап була.

Документ:  АС Идел буе округның 27.04.2018 коннән А65-13017/2017 номерны карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International