Апаста зона семинарларында сатып алулар буенча 200 белгеч җыелды

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Апаста заказчылар һәм тәэмин итүчеләр өчен зона семинар-киңәшмәләре узды, аларны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты «ТР сатып алуларны үстерү үзәге»АҖ белән берлектә оештырды. Чараларга республиканың сигез муниципаль районыннан 200гә якын белгеч җыелды.

"Зона семинарлары Татарстанның Дәүләт заказы өлкәсендә компетенцияләрне арттыруның мөһим өлешенә әверелде. 2024-2025 елларда без барлык муниципаль районнарны колачладык, базарда катнашучылар белән турыдан — туры әңгәмә кордык һәм актуаль мәсьәләләр буенча җанлы фикер алышу өчен мәйданчык булдырдык», - дип билгеләп үтте ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

Чарада шулай ук Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер катнашты.

Семинарлар программасы төп темаларны үз эченә алды. Заказ бирүчеләр өчен законнардагы яңалыкларны, милли режимны, типовой контрактларны, УФАС практикасын һәм типик хаталарны тикшерделәр. Тәэмин итүчеләр, үз чиратында, бизнеска ярдәм чаралары, контрактлар белән эшләү кагыйдәләре, шулай ук намуссыз тәэмин итүчеләр реестры һәм штраф санкцияләре белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышуга игътибар юнәлттеләр.

Йомгаклар буенча тыңлаучылар яңалыклар турында актуаль мәгълүмат алдылар һәм экспертларга сораулар бирә алдылар. Киләсе зона семинарларының Казанда узуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International