БҮЛЕКНЕҢ ТӨП ФУНКЦИЯЛӘРЕ:
- Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу өлкәсендә методик материаллар әзерли һәм раслый, аларны Татарстан Республикасы заказчыларына куллану өчен җибәрә.
- Дәүләт комитетының башка структур бүлекчәләре белән берлектә Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу өлкәсендә норматив хокукый актлар проектларын мөстәкыйль эшләп чыгара һәм аларны билгеләнгән тәртиптә раслауга кертә.
- Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу өлкәсендә белешмә һәм мәгълүмати-аналитик материаллар, тәкъдимнәр әзерли.
- сатып алулар өлкәсендә эшләүче вазыйфаи затларның квалификациясен һәм һөнәри белем дәрәҗәсен күтәрү буенча чараларны оештыруда, шул исәптән сатып алулар өлкәсендә квалификацияне күтәрү яки һөнәри яңадан әзерләү юлы белән дә катнаша.
- Татарстан Республикасының дәүләт, муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә сатып алуларны гамәлгә ашырганда бюджет акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар эшләүдә катнаша;
- Дәүләт комитетының башка структур бүлекчәләре белән берлектә Дәүләт комитеты боерыкларын һәм башка норматив актларын үзгәртү яки юкка чыгару (үз көчен югалткан дип тану) турында тәкъдимнәр әзерли;
- дәүләт комитетының ситуацион үзәге эшләвен тәэмин итә;
- Дәүләт комитетының бүлек турындагы нигезләмә һәм башка актлары нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыру.