Әгәр контракт бәясе диапазон кагыйдәләрендә билгеләнгән югары чигенә туры килсә, штраф мондый диапазон өчен каралган күләмдә булырга тиеш. Мәсәлән, контракт 50 млн. сум бәясе буенча төзелсә, штраф Кагыйдәләренең 3нче пункты буенча бу бәядән биш процент тәшкил итәргә тиеш, ә бер процент күләмендә түгел.