Татарстан Республикасы заказчылары белән семинар-киңәшмә узды

2019 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты 2019 елның 22 октябрендә 44-ФЗ буенча республика заказчылары белән семинар-киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре 2019 елда үз көченә кергән 44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр, заказчыларның типик хокук бозулар турында сөйләделәр. «Электрон кибет» системасында эшләү, контрактны төзү һәм үтәү үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

«Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге» ДУП генераль директоры урынбасары Н.А. Шаһиева 44-ФЗ буенча контракт идарәчесе һәм сатып алу комиссиясе әгъзаларының квалификациясенә карата таләпләр турында сөйләде.

Семинар-киңәшмәдә 260 артык катнашучы Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләреннән сораулар бирү һәм җаваплар алу мөмкинлегенә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International