2019 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Иске Шигали авылы территориясендә «Урман атнасы – 2019» акциясенә актив кушылдылар.
Татарстан Республикасында барлыгы 300 гектардан артык территориядә 1,5 млн. үсенте утыртылды. Чарада 21 меңнән артык кеше катнашты.
Агач утырту буенча республика табигатьне саклау акциясе елга 2 тапкыр – яз һәм көз айларында уза. Урман ресурслары проблемаларына игътибарны җәлеп итү, урманга сак караш тәрбияләү,безнең табигать байлыкларын саклау һәм арттыру-аның төп максаты.