Әстерхан өлкәсенең сатып алулар өлкәсендә контракт системасын җайга салу агентлыгы җитәкчесе белән очрашу

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында дәүләт сатып алуларын җайга салу өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатларында Әстерхан өлкәсенең сатып алулар өлкәсендә контракт системасын җайга салу агентлыгы җитәкчесе Д. М. Измайлова белән очрашу узды.

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары И. Г. Баһаутдинов һәм М. С. Ротарь сатып алуларны нәтиҗәле үзәкләштерү һәм сатып алулар өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге генераль директоры Н. М. Володина Татарстан Республикасы заказчылары һәм тәэмин итүчеләре өчен һөнәри әзерлек һәм ярдәм үзенчәлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International