2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында гражданнарны кабул итү үткәреләчәк

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

 

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Петербург урамы 86, 1 кат.

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу өлкәсендә контракт системасын җайга салу чараларын гамәлгә ашыру;

2. Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

3. Татарстан Республикасы ихтыяҗларын тәэмин итү өчен сатып алуларны гамәлгә ашыра торган Татарстан Республикасы заказчылары эшчәнлеген методик тәэмин итүне гамәлгә ашыру;

4. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда каралган тәртиптә, Татарстан Республикасы заказчылары белән дәүләт контрактларын төзү максатларында тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны), шулай ук теләсә кайсы формада граждан-хокукый килешүләрне билгеләү буенча функцияләрне гамәлгә ашыру:

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 28 августындагы 615 номерлы карары (алга таба-детальләштерелгән исемлек) белән расланган Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен үзәкләштерелгән сатып алына торган товарларның детальләштерелгән исемлеге нигезендә Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен аерым төр товарлар кайтартуга, эшләрнең аерым төрләрен үтәүгә, аерым төр хезмәтләр күрсәтүгә;);

- Татарстан Республикасы заказчылары һәм Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләре исемлегендә күрсәтелгән Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) белән тәэмин итүгә (детальләштерелгән исемлек нигезендә Товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр очракларыннан тыш), аларның ихтыяҗлары өчен сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү функцияләрен гамәлгә ашыра);

5. муниципаль заказчылар, муниципаль бюджет учреждениеләре өчен Татарстан Республикасы һәм муниципаль берәмлек арасындагы килешү нигезендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү;

6. закон нигезендә уртак конкурслар һәм аукционнар үткәрү;

7. Татарстан Республикасы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын, Татарстан Республикасы Бюджет учреждениеләренең бюджеттан тыш финанс чыганаклары һәм чараларын планлаштыру һәм тоту нәтиҗәлелеген арттыру (финанс ягыннан тәэмин итү чыганакларына бәйсез рәвештә);

8. Татарстан Республикасы заказчыларының һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең (алар булганда) товарларга, эшләргә һәм хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗларын инвентарьлаштыру, стандартлаштыру, оптимальләштерү;

9. Намуслы көндәшлекне үстерү, Татарстан Республикасы ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу өлкәсендә хәбәрдарлыкны һәм ачыклыкны үстерү, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу процедураларында катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү.

Кабул итүгә алдан язылу (843) 212-28-12 телефоны буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International