Хөрмәтле сатып алуларда катнашучылар!

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 28 ноябрендә «Дәүләт сатып алулары һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары: үсеш нәтиҗәлелеге һәм перспективалары» темасына Татарстан Республикасы товарларын, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүчеләр белән түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.

Түгәрәк өстәлнең максаты - заказчылар һәм сатып алуларда катнашучылар арасында ачык, конструктив диалогны тәэмин итү, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары
белән, заказ бирүчеләр һәм сатып алуларда катнашучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алуларның нәтиҗәлелеген тәэмин итүче тәкъдимнәр эшләү.

Оештыручылар: Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты, «ТР сатып алуларны үстерү үзәге»ТР ДУП.

Түгәрәк өстәлдә вәкилләрнең катнашуы планлаштырыла:

- Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты

- АҖ «МСП Корпорациясе»

- Торгларда катнашу өчен махсус счетларны ачып була торган банклар

- Контроль органнары

- 50 % артык дәүләт өлеше булган заказчылар һәм башкалар

Чарада каралачак:

- 44-ФЗ номерлы Федераль законда соңгы үзгәрешләр. Тәэмин итүчеләргә нәрсә белү мөһим.

- 223-ФЗ номерлы Федераль законда соңгы үзгәрешләр. Тәэмин итүчеләргә нәрсә белү мөһим.

- Махсус счетларны ачу.

- Банк гарантиясе һәм сатуларда катнашуны тәэмин итүнең башка банк инструментлары.

- Дәүләт өлеше булган компанияләрнең сатып алуларда катнашу үзенчәлекләре.  

- Сатып алуларда катнашучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.

- 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча суд практикасы. Сатып алу катнашучысы нәрсә белергә тиеш.

Шулай ук чарада катнашучыларны заказчылар белән ачык диалог һәм нетворкинг көтә.

Сезне "түгәрәк өстәлдә"  катнашырга һәм дәүләт сатып алуларында (44-ФЗ буенча) һәм дәүләт компанияләре сатып алуларында (223-ФЗ буенча) катнашуда барлыкка килә торган проблемалы сорауларны, сатып алулар системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җибәрергә чакырабыз.

Катнашу: бушлай.

Проблемалы мәсьәләләр 2018 елның 31 октябренә кадәр электрон почта аша кабул ителә. Почта crz.rt@tatar.ru.

Чараның программасы 2018 елның 8 нче ноябрьдән соң сайтта булачак http://zakupki.tatar 

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: crz.rt@tatar.ru 2018 елның 28 ноябрендә «түгәрәк өстәл» тамгасы белән 26.11.2018 көнгә кадәр.

Белешмәләр өчен тел.: 8 (843) 212-28-18, Гөлназ Галимуллина.

Катнашу өчен гаризаны монда алырга мөмкин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International