Гадел булмаган тәэмин итүчеләр реестрына кертү өчен нигезләр исемлеге артырга мөмкин (223 нче ФЗ буенча)

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт думасына закон проекты кертелгән. Аның буенча заказчы, тәэмин итүчен килешү таләпләрен әһәмиятле бозу нәтиҗәсендә,   килешүне  үтәүдән бер яклы баш тартса, эшмәкәрне гадел булмаган тәэмин итүчеләр ресстрына кертергә планлаштырыла. Шул ук вакытта мондый тәэмин итүчеләргә аларның гадел булмаган тәэмин итүчеләр реестрына кертүне һәм кертелгән мәгълүматларны (ч.5 ст. 5 223 нче ФЗ) суд аркылы шикаять бирү мөмкинлеген бирергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта әлеге реестрга контракт төзүдән баш тарткан катнашучылар яки әһәмиятле бозу нәтиҗәсендә суд карары буенча катнашучылар белән өзелгән контрактлар турында мәгълүматлар кертелә.  

Документ:

496774-7 номерлы закон проекты «аерым төрле юридик затларның товарларны, эшәләрне, хезмәтләрне сатып алу турында Федераль законның 5 нче һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International